Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 25

Тәүбәсез дога

Оглавление

Дога кылу, сорау ялварудыр,

Бер Аллаhтан мөмкин булганын.

Ничек итеп сорап була алыр,

Булмаганда тәүбә кылганың.


Намаз алды тәhәрәтең кебек,

Тәүбәләр ул, шулай пакълану.

Бу тормышта белеп яки белми,

Кылган гөнахлардан аклану.


Башны иеп, түбәнчелек белән,

«Ярлыка», дип әйтә алырга.

Дога өчен, юлын ачар өчен,

Хаталарның барсын танырга.


Ул бурычлар гомер җыелганда,

Буламы соң, нидер сорарга.

Язмышыңа бәйле халәтеңне,

Башкача бит булмый юрарга.

Гөнахларың, олы бурычларың,

Тәүбә бары, чыгу юллары.

Алар аша гына уза ала,

Догаларның кабул булганы.


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх