Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 29

Пешкән җиләк

Оглавление

Җәйләр җитеп җиләк пешә,

Кызарып, алсуланып.

Китә кебек ул җиләктән,

Күңелләр ярсуланып.


Җиләкләр пешкән вакытлар,

Кабатлана ала микән.

Пешеп өзелгән җиләкне,

Кемнәр искә ала микән.


Пешкән җиләк өзеләсе,

Күрүчеләр булганда…

Өлгерүдән, бик кызарып,

«Өзегез» дип торганда.


Җәйләр саен пешә җиләк,

Коела йә, өзелә…

Пешкән җиләк җәен генә,

Кала алмый, көзенә.


Җиләк пешә, өлгерә дә,

Җәйләр өчен тәм кебек.

Пешкән җиләк татый алу,

Күңелләргә ямь кебек.


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх