Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 35
Дөнья кая бара?
ОглавлениеКая бара дөнья, кая бара,
Аптырашта кайчак калабыз.
Дөнья түгел без үзебез ахыры,
«Икенчерәк» юллар табабыз.
Кая барсын… шөкер итми генә,
Биргәннәрнең барсын алабыз.
Югалына тормыш барәкәте,
Ерагая бара арабыз…
Бу дөньяның без тузаны гына,
Язмышларның ямен тапмасак.
Барыр юлның, ачык ишекләрен,
Үз кулыбыз белән япмасак.
Кая бара …җитә алырлыкмы,
Безнең акыл, аны аңларга.
Яшәргәме әллә, шөкер итеп,
Тезелешеп аткан таннарга.
Өмет булып, иртәләрең килеп,
Кояшлы көн булса бүгенең.
Язмышларың якты дөнья белән,
Икесе бер булып «үрелер…»
…Кая барылганы күренер.