Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 37
Печән чоры
ОглавлениеӨмәләре булып җәйнең,
Килә «печән өсләре».
Күмәкләшеп эшләгәндә,
Бик тиз җиткән кичләре
Печәнгә дип, иртәләрен.
Атларның җигелгәне.
Яңгырлар яуганчы диеп,
Чабылып, өелгәне.
Урак өсте алларыннан,
Эшләнә торганнары.
Ашлык сугуга ошаган,
Җыйганы, урганнары.
Кышка җитәрлек ризык,
Хәстәрләү вакытлары.
Ашыгулар, өметләрдә,
Сизелеп вакыт тары.
Кыска вакыт печән өсте,
Җәедә… үтеп китә.
«Җәйнең бер көне», диләр бит,
«Кышын туярга җитә:.