Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30

Онытылганнар

Оглавление

Вакыт шулай хәл иткәндәй,

Онытылганнар, югалганнар,

Сызылгандай хәтерләрдән,

Кайчан якын була алганнар.


Кемнәр кайда, кемнәр булып,

Ни хәрәкәтләрдә микән…

Бакыйлыкка күчкәннәре…

Кемнәр икән, әле исән…


Билгесезлек хәбәр юктан,

Шактый инде вакыт узган.

Тоташтыра торган күпер,

Төзәтмәслек булып тузган.


Кыска булып уртак язмыш,

Өзекләнгән тоташ юллар…

Аерылышулар, уйда булмый,

Күпме вакыт шундый булган.


Вакытлыча кебек хәзер,

Язмышларның кисәгедәй.

Узылганда, онытылган,

Тормыш юлы исәбедәй…


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх