Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 38
Эчке хисләр
ОглавлениеКыен була, ялгыз калулары,
Күңелеңә иптәш тапмасаң.
Шәйләмичә, тапмый таяныч,
Тормыш юлларыңнан атласаң.
Боз шикелле күңел суынганда,
Эсселектән кайчак көйгәндә.
Хисләреңә җавап өчен генә,
Аңламыйча гына сөйгәндә.
Үкенечле булып, югалганнар,
Киткәннәре синең тарафтан.
Бишектәге яшь баладай булып,
Мәхрүм булу җылы караштан.
Хыялларың hаман бар шикелле,
Чакыралар алар, кай якка.
Кичүләре үтелмәгәнгәме,
Елгалары әле сай чакта.
Эчке хисләр тышка чыгар кебек,
Югалырлар кебек, түгелеп.
Ерактагы, офык артларыннан,
Ялгызлыкмы, ала күренеп…