Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27
Син кайгырма
ОглавлениеСин кайгырма авыр вакытларда,
Бирә алмый кайгы, җиңеллек.
Кайгырулар түгел, юанычың,
Сабырлык ул, аны җиңерлек.
Үзгәртәлми кайгы язмышыңны,
Юлдаш булмый сиңа юлыңда.
Сабыр гына узып китә ал син,
Кайгы калсын, булган урында.
Син кайгырма гади сынауарга,
Дөньялыкта килсә, көнеңдә.
Аллаhының ихтибары кебек,
Язылганы сиңа бүгенгә.
Синең кайгың бәлки уйландырыр,
Тәүбәләргә ачып юлларын.
Барәкәте, әйткән шөкерләргә,
Оныттырыр кайгы булганын.
Иманлыны кайгы җиңә алмый,
Сыенырга, чөнки Аллаh бар.
Сыналулар ул, җирдә яшәгәндә,
Барысыда, безгә Аллаhтан…