Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 32
Шундый юллар
ОглавлениеТаныш түгел юллар буйлап,
Гомер юлларында барабыз.
Тәүге тапкыр; инде булганыннан,
Үз юлларыбызны табабыз.
Яңа безгә, тормыш тану юлы,
Ничә буын аны үтсәдә.
Әзер калсын диеп, төзеп безгә,
Маңгай тирен күпме түксәдә.
Юл хисабы, гомер озынлыгы,
Һәр кешенең үэе сукмагы.
Юллар белән бергә аралашып,
Тәкъдир булып безгә кушканы.
Ашыкмыйча, алдашмыйча гына,
Иң кыены… аны үтүе.
Үкенече: Кыйбласыз килеш,
Вакытларның үтеп китүе.
Әзер юллар, без төзисе түгел,
Ул юллардан бары, узасы.
Саклый юлда әдәм балаларын,
Ихлас итеп кылган догасы.
…Яшәешнең шундый йоласы.