Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31
Йорт хайваны
ОглавлениеКеше яши файда өчен,
Янәшәдә, хайван белән.
Үлчәнәдер ул вакытлар,
Еллар белән, айлар белән.
Эт, мәчеләр, өйдә бергә,
Сыерлары савар өчен.
Кош кортлары асыравы,
Ит, йомырка табар өчен.
Бергә яшәү хайван белән,
Үзгәртмиме кеше аңын…
Онытмыймы вакыт, вакыт,
Тирә якта кеше барын.
Гел булышып хайван белән,
Китермиме хайванлыкка.
Кеше яши алыр микән,
Яннарында хайван юкта.
Хайван кебек кенә караш,
Хисләренә калмый урын.
Файда көтеп бер береңнән.
Бөтен тормыш шулай узыр…