Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 33
Кичке вакыт
ОглавлениеКояш баеый ерак көнбатышта,
«Агыйдельнең аргы ягында».
Офыкларга кереп югала ул,
Күкләр алсуланган чагында.
Кояш сүнә кебек, баеганда,
Якты нурларын ул, яшерә.
Нурлар саны тиңләшә дә кебек,
Кояш гомеренең яшенә.
Караңгылык килә аңа алмашка,
Туктап тора күпме хәрәкәт.
Көн яктысы гына бирә кебек,
Яшәү өчен безгә барәкәт.
Төннәр үтә кайчак таңны көтеп,
Аерыла алмый яктыдан.
Шунан яшәп килә чагыштыру,
Төннәр шикле, көннәр яхшыдан.