Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 34

Их, Сөн буе

Оглавление

Сөн сулары, чишмә башы,

Анда туып үскәнгә.

Сөн агымнарына карап,

Балачаклар үткәнгә


Җыелырга иде бергә,

Сөн буе малайлары.

Чәчләренә корау төшкән,

Замана агайлары.


Ярларында басып торып,

Күзәтеп агымнарын.

Сөн суыдай, гомерләрнең,

Агымда баруларын.


Сөн буеннан күпме язмыш,

Агымнарын башлаган.

Күпмеләре, таба алып,

Бәхет юлын ачмаган…


Сөн буйлары уйландыра,

Искә килеп төшкәндә.

Таллар белән, ярындагы…

Бергәләшеп үскәнгә.


Их, шул Сөн буйлары нигә,

Күңелдә калган микән.

Язмыш буе безне онытмый,

Озатып барган микән…


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх