Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28

Тау аслары

Оглавление

Тау астында дисәң, аңлашыла,

Олы болын, Кылыч башлары.

Тау башыннан, уч төбендә кебек,

Матурлыгы, чиктән ашканы.


Кочак җитә алмас, бу җиhанның,

Матурлардан, матур кисәге.

Сакланалар бердә үзгәрмичә,

Балачаклар «эзе», кичәге.


Үзе матурлыгы hәр урынның,

«Тау аслары», тагын бар әле…

Вакыт табып җәйге мизгельдә,

Берәр тапкыр күзләр сал әле.


Һич булмаса, фоталарга кара,

Хәтереңне «чайкап» алсыннар

Язмышыңның бер кисәге булып,

Күңел түрләреңдә калсыннар.

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх