Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23

Озын да, кыска да

Оглавление

Армиядә булып кайта егет,

Бик күпләрне күреп өйрәнеп.

Артык тырышудан микән инде.

Кайберәүләр кайта өйләнеп.


Бер мисалы булып бу тормышның

Кыска гына, булган арасы.

Якты дөнья, ул армиядә кебек,

Ә аннаң соң, күпме барасы.


Кыска гына тоелсада гомер,

Мәңгелеккә дәрес аласың.

Өлгерсәңдә күпне аңларга,

Җитешмичә, күпме каласың.


Белгәннәрең олы юлдаш кебек,

Белмәгәне, димәк язамаста.

Мәңгелеккә әзер булмаганга,

Юлдаш итеп беркем алмаста.


Ышанмасаң кичләр буласына,

Синең уен, синең эшләрең.

Кояш баеп, йокы кермәгәндә,

Ничек үтәр микән кичләрең…


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх