Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6

Үткәннәр, көткәннәр

Оглавление

Алда юллар ачылалар,

Үткәннәре ябыла.

Хыяллар сүнгән булмаса,

Барыр юллар табыла.


Алдагылар якты кебек,

Караңгымы үткәннәр.

Онытып торып бер азга,

Язмышыңны сүккәннәр.


Кемгә сораулар бирергә,

Борылып карап артыңа.

Әллә кайбер мизгеленә,

Күңел hаман. талпына.


Үткәннәре, сынау булды,

Алда көтә, сынаулар…

Бөтен юллары гомернең,

Имтиханнар, сынаулар.


Хәрәккәттә үзгәрешләр,

Йөрмәсәң күрмисең шул.

Бер мизгелен, алдагысын,

Язмышның белмисең шул.

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх