Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12
Намазлык
ОглавлениеБусагасы иман ишегенең…
Уку урыннары намазның.
Ишетүгә, чакыруы булган,
Моңлы авазларын азанның.
Утырауы кебек зур җиhанның,
Ышанычлы булган юлыдыр.
Якын булсын, кул астында гына,
Намазлыгың – намаз урының.
Мәчетләре Аллаh йорты булса,
Йортта, намазлыкта гыйбәдәт.
Иман капкаларын ача алу,
Иң саваблы булган бу гадәт.
Намазлык ул тәhәрәтле урын,
Ихлас булган уйлар өченгә.
Гыйбәдәт hәм догаларың белән,
Барлык булганнары эчеңдә.