Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11
Артык белән…
ОглавлениеТамашаны бәйрәм белән бутап,
Барып життек әллә кайларга.
Арты белән халык концерт карый,
Сабантуйлар барган майданга.
Сабантуйлар олы базар кебек,
Кайвакытта йөзләр кызара.
Кайберәүләр анекдотта язган,
Әрмән кебек булып кылына.
Клоуннар, тозсыз булган мәзәк,
Матурлыймы Сабантуйларны…
Әллә алар безне ялгыштыра,
Оныттырып «туйда» булганны.
Милли бәйрәм, милли уеннары,
Саклап килә алган бай мираc…
Онытылып, әллә белмәгәннән,
Калып бара ахыры бик тә аз.
Шаблон белән, венегерет ясап,
Бәйрәм диеп, үтәп чаралар.
Таяк тыгып, аяк арасына,
Атлар булып кемнәр чабалар.
Сабантуйлар шулай картаямы,
«Яңартулар» белән бозылып.
Үтеп бара әллә күз алдында,
Сабантуйлар чоры, узылып…