Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Җәйге төннәр

Оглавление

Җәйге төннәр тыныч вакыт,

Йолдызлы да, җылы да.

Туктап торып яллар итә,

Җәйнең дәртле җырыда.


Тынып кала кошларыда,

Көннәр буе сайраган.

Әйтерсеңлә бөтен җиhан,

Тынычлыкны сайлаган.


Бардыр инде сирәк мирәк,

Йокысызлар, парлылар.

Кемнәр төндэ бар хисләрен,

Үлчәүләргә салдылар…


Тыныч төннәр, таңга кадәр,

Эндәшмичә түзә алыр.

Яралары була калса

Таңнар җитеп, төзәлер…

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх