Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19

Юл

Оглавление

Ялыкмыйча тормыш юлларында,

Ниләрдән соң hаман туймадым.

Күп яшәдем диеп, әйтер идем,

Акылымны әле җуймадым.


Җиhан киңлекләрен аңласамда,

Биекләргә хисләр сикерми…

Хыял артларыннан иярәсең,

Барасыңда, барып җителми.


Юллар бетеп туктый ала микән,

Кеше аны үзе күрерлек.

Вакыт кына хәбәр бирә кебек,

Кыскарыуын аның белерлек.


Дәрес барсә тәнәфесен көтеп,

Озак кебек вакыт үтелә.

Өй эшләре әзер булмаганда,

Шундый курыку хисе көтелә.


Сәер уйлар башта кунак була,

Уйландырып әллә куркытып.

Атлаганда ашыкмыйча гына,

Язмыш юлларына юл тотып.

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх