Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Сөяркә кебек (нәсер)

Оглавление

Акча шундый әйбер инде ул,

Бер керә дә, бер чыга.

Аның кереп чыгуына,

Башыңа төшкәч, чыда.


Колы гына булу түгел,

Акча сине басканда.

Рубльнең син кәләше,

Кая гына качсаңда.


Сине эзләп йөрмидә ул,

Ә син «өмет итәсең…»

Уйларгада мөмкин түгел,

Ничә тапкыр «китәсен».


Керә чыга, иртә кичен,

Шомара кесәләрең.

Күпме җыелырлар иде,

Бушаган шешәләрең.


Киендерә, чишендерә,

Шәп шәрәдә калдыра.

Кесәңдәге «үз байлыгың»,

Тезләндерә алдына.


Ике кулга, өч бияләй,

Кирәге чыгар, диеп.

Бәлки башта караргадыр

Өчесен бергә киеп…


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх