Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 5
Кәфирун
ОглавлениеКәферлек ул начар гадәт түгел,
Бик тиз генә булмый төзәтеп.
Ансат кына олы ялгышларын,
Язмышларның булмый үзгәртеп.
Тәүбә аркылы бары юллары бар,
Кәферлектән була качарга.
Шайтан кочагыннан ычкынырга,
Иман дигән юлны ачарга.
Юлның бары берсен сайлап була,
Ике юлдан кемдә баралмый.
Юлын бик еш алыштыручы да,
Аңлый алмый, барыбер табалмый.
Кеферлек ул җилгә каршы. ию,
Андыйларның акыл томанлы.
Аңлатуның хикмәтлесе кирәк,
Кеше күзен ача торганы.
Кәферлек ул кеше гомерендә,
Сыналырлык, ачы язмышы…
Бергә үрелсәдә язмыш белән,
Үзе кылган гамәл – ялгышы.