Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14
Кое казу, суын табу
Оглавление«Энә белән кое казу» дигән,
Татарның бер тирән мәкале.
Эчтәлеге аша ишетелә,
Асылы hәм аның мәкаме.
Китап үзе, гыйлем капчыгы ул,
Язмышларда… анда язылган.
Укый алып, аны укыганда,
Бар гомерең анда, ябылган.
Киләчәгең анда билгеледәй,
Күпме үтелгән анда юллар бар.
Үзеннекең танып алып була,
Бихисап күп булган юллардан.
Тирәнлеге, кое гына түгел,
Уйларыңны әгәр җигә алсан.
Байлыгыңда арта гына бара,
Нәфесеңне генә җинә алсаң.
Ишетмәсәң китап «сөйләгәнне»,
Ялгышларга юллар ачылган.
Ничә буын аша, сабак булып,
Үтә, үтә кеше башыннан.