Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9

Чәчәк атканда

Оглавление

Иртәләрен карыйм урамнарга,

Тәрәз карышында юкәләр.

Еллар саен биегерәк булып,

Үсәләрдә алар, үсәләр.


Бөреләнеп юкә чәчәкләре,

Җәйләр уртасында ачыла.

Юкә чәчәкләре шифа бирә,

Җыяр өчен күпләр, ашыга.


Өзмәдем мин юкә чәчәкләрен,

Хозурланып, бары карадым.

Юкәләрне көндә күрә алу,

Шифалырак диеп санадым.


Юкә агачы чәчәк ата быел,

Биегерәк булып йортлардан.

Күңеленә шифа гына җыя,

Юкә агачын күреп сокланган.

Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх