Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16
Актаныш
ОглавлениеАгыйдельнең биек ярларында,
Тау башында тора Актаныш.
Ядкәредәй булып милләтенең,
Татарларга хәзер бик таныш.
Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.
Ак исемнән, ак хыяллар туып,
Ак юллары әле салыныр…
Актанышым диеп җыр сузучы,
Киләчәгендә дә табылыр.
Көнчыгышы булып милләтенең,
Син калырсың hаман ак булып.
Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,
Макталырлык матур як булып.
Тау башында үсә Актаныш,
Ак булуы калыр сакланып.
Бед (з) некеләр диеп горурланып,
Сокланырлык булып – таң калып.