Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7

Елларның Сабантуе

Оглавление

Сабантуйлар кабатлана,

Елларны санагандай.

Майданнарга бергә җыеп,

Бер сынап карагандай.


Елның, җәйнең уртасында,

Үза Сабантуйлары.

Кемнәр өчен быел әле,

Үзләренең туйлары…


Исәннәр барсы килгәндәй,

Бу олы җыеннарга.

Бәйрәмедә хайран була,

Майданга җыелганда.


Бәйрәм төсен тою өчен,

Анда булулар кирәк.

Күрешүәр, очрашулар,

Кабатланулар, сирәк.


Шаулап үтсен Сабантуйлар,

Татар Иле бәйрәме.

Кабатланып торып җирдә,

Халыкның hәм – җәй яме.


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх