Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 1
Шигырьләр
Җан тынар
ОглавлениеКараңгы, болытлы төнемдә,
Ялтырап, яктырып күгемдә,
Ат, яшен!
Ләйсәнгә чылан син, керфегем,
Мөлдерәт җәүһәрдәй бөртегең,
Шат яшем.
Һәм уйнак шул яшен аркылы
Күренсен хыялым ялкыны –
Якты нар1.
Нурында бер генә суласам,
Бәхеттән бер генә еласам –
Җан тынар.
1937
1
Нар – ут.