Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 18
Шигырьләр
Түзәм
ОглавлениеИҗат тавында талпынам, сызлана җан,
Урынсызга атылган таш – авыр сүздән…
Түзәм, юкса чыдамсыз егеткә ни сан!
Түзәм, чөнки Тукай, Гафурилар түзгән.
Яшим күпләр кебек ирек тәмен тоеп,
Тик шулай да кайчагында күңелем боек:
Бетә алмыйм тормыш кысасына сыеп.
Шуңа гаҗәп түгел тамса яшем күздән.
Юк-юк, елак түгел! Зинһар, дөрес аңла.
Тик күңелем тартым уйлар-сагышларга.
Тормыш ыгы-зыгысында ярышканда
Мин һич түгел киләчәктән өмет өзгән.
Киләчәгем көн күк ачык алларымда:
Йөзеп китәм мин хыялым ярларына,
Күтәреләм якты бәхет тауларына!
Ә кайчакта баткак ерып барам тездән…
Әйе, кинәт төшә күңелем, хәтерем кала.
Йөрәк әрни һәм сызлана яна-яна…
Дошман хәнҗәр белән чәнечмәгән аңа:
Яра сыкрый көтмәгәндә төрткән бездән!
Бик әрнүчән була бездән алган яра…
Ни әмәл бар, ул ярага бармы дәва?
Иҗат – көрәш мәйданы ул, түзми кара!
Түзәм, бөек Тукай, Гафурилар түзгән.
1960