Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 2

Шигырьләр
Без икәү кайгым белән

Оглавление

Ул разәләттә2, аның юк дуслары, сердәшләре,

Ул газаплы, ул боек, түгелә күзеннән яшьләре;

Ялгызы, сынган күңел, калган диләрдер, мин беләм, –

Бервакыт ялгыз түгел мин – без икәү кайгым белән.


Без – гади дуслар, миңа ул үз итеп көн дә килә

Һәм йөрәккә һич тәкәллефсез3 кереп, түргә менә.

Мин аның шиксез киләсен һәрвакыт алдан беләм;

Мин түгел ялгыз, күрәсең, без икәү кайгым белән.


Ул килә, моңсу күңелдә нечкә хисләр кузгатып,

Яндыра хәсрәтле җанны көчле утларга салып,

Ул бирә илһам йөрәккә, ул бирә рух, мин беләм, –

Һич кенә ялгыз түгел мин – без икәү кайгым белән.


Җик4 идем мин, кулларымнан күпне

                                                   тартып алдылар,

Әмма кайгымны ала алмый миңа калдырдылар.

Без һаман бергә хәзер, ялгыз түгелмен, мин беләм:

Бик якын дуслар, туганнар без икәү кайгым белән.


Саргаеп, көзләр җитеп, яфрак кебек сулганда да,

Тар кабергә урнашып, җиргә башым куйганда да,

Чын дустым – кайгым һаман янда буласын

                                                            мин беләм, –

Мәңгегә ялгыз түгел мин: без икәү кайгым белән.


1938

2

Разәләттә – хурлыкта.

3

Тәкәллефсез – кыланусыз.

4

Җик – чит-ят.

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх