Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 14

Шигырьләр
Әйдә узсын вакыт

Оглавление

Минем яшьтә сабыр-салмак була кеше,

Ә мин, юләр, һаман дәртле яшьләр төсле;

Пошынмыйм да менә гомер уза диеп,

Әйтерсең лә җирдә мәңге яшәр төсле.


Вакыт туктап калсын димим, картлар сыман,

Вакыт чаба, мин дә йөгерәм аның белән:

«Үтсен иде, димен, тизрәк бүгенге көн», –

Туар көнне көтәм җаным-тәнем белән.


Сугышларда исән калып җиңү күрдем,

Зур Иделдә йөздем, атылып айга мендем…

Кеше акылы җиңә галәм киңлеген дә –

Марска һәм Юпитерга оча күңлем.


Шундый чакта ничек түзсен ди кайнар җан?!

Узсын вакыт әйдә, тусын яңа таңнар;

Минем гомер үтсә, аннан ни зыян бар?..

Җиргә килә яңа җиңү, яңа җаннар!


1960

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх