Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 11
Шигырьләр
Яхшы хисләр мине алдамас
ОглавлениеЯкыннарым, әгәр дус итсәгез,
Котламагыз илле яшь белән, –
Ул бит бары коры бер сан гына…
Мин үземне әле яшь күрәм.
Әйе, шундый өлеш чыкты безгә –
Зәвык корыр вакыт булмады:
Безнең өлеш булды көрәш, төзелеш,
Аннан авыр сугыш еллары…
Яшьнәп үтте гомер яшен кебек,
Күкрәп килде ләкин илгә яз!
Хәзер менә еллар яшәрделәр,
Тик картая төштем мин бераз.
Ичмасам, сез ачу китермәгез,
Картлыгымны искә төшереп,
Онытам мин гомер узганлыгын,
Бүгенгегә карап очынып.
Мин илемне һәм тормышны сөям,
Мин сокланам әле дә кызларга,
Гаепмени кеше сөя белсә,
Көлә белсә, янса, сызланса?!
Минем шаянлыкны гайбәтчеләр
Һәм гаепчел кешеләр аңламас…
Тик ышанам ләкин якты хисләр,
Яхшы хисләр мине алдамас!
1959