Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 21
Шигырьләр
«Сөям» димә, шугым!
ОглавлениеБалачакта мине сабый итеп
Алдый иде юатып олылар,
Хәзер инде мин картаеп җиткәч,
«Алдамакчы» яшьләр-колыннар.
Мин ышанмам, «сөям» димә, шугым,
Син карлыгач булып уйнакла,
Дулкыннардан биек яшел ярга –
Тиң ярыңа барып кунакла.
Кыска була шәфәкъ кызыллыгы,
Ул хәбәр тик кояш батудан…
Нәрсә матур җирдә алсуланып,
Нурда балкып таңнар атудан?!
1964