Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 4

Шигырьләр
Йөрәк

Оглавление

Гел кабатлый үзенекен

Миңа бу медицина:

– Тынгысыз йөрәгең синең,

Бу ярамый, – дип, – сиңа.

Нишләсен, янып өйрәнгән

Йөрәк соң түзәмени?

Бүгенге дәртле көйләрдән

Тибеше үзгәмени?!

Хәрәкәткә көйләп куйган

Машина түгел бит ул.

Ашкына, талпына торган

Канатлы күңел бит ул!

Ул җиргә тынычлык тели,

Тик үзе тынмый бер дә,

Ул сугышка каршы өнди

Миллионнар белән бергә.

Ул колония колларына

Азатлык даулап йөри…

Ул көрәш ялкыннарында

Талпына көйри-көйри,

Ул сөя җир яшеллеген,

Күктәге кояш нурын,

Ул сөя күңел яшьлеген

Һәм тормыш матурлыгын.

Кемгә кирәк соң буш йөрәк,

Талпынмаса, янмаса?!

Йөрәк яхшы – янса көйрәп,

Ашкынып туялмаса!


1952

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх