Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 15
Шигырьләр
Тәрҗемәи хәлем
ОглавлениеТөрле хәлләр кичте баштан – сабыр кылдым,
Башкалардан калышмадым – сафта булдым;
Кагылсам да, сугылсам да авыр юлда,
Бирешмәдем, мин абынган саен тордым.
Күралмады кайберәүләр көлүемне,
Теләделәр вакыт җитми сүнүемне,
Ә кояшым минем һаман нурын сипте,
Үч итмәдем чөнки, гел уенга бордым…
Ил каршында абруй өчен көрәштем мин,
Башкалардай борчылдым, көнләштем, ләкин
Кызыксам да күреп миннән өстеннәрне,
Түбәннәргә карап күтәрмәдем борыным.
Тырышмадым җитди булып кыланырга,
Язмаганны сыктанырга-соранырга,
Яшәмәвем өчен каш-кабагым төеп –
Гомерлеккә мин сакаллы сабый булдым.
1960