Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 16
Шигырьләр
Илледә
ОглавлениеЯрты гасыр җирдә яшәдем мин,
Бер гасырлык хәлләр кичердем.
Замандашлар белән бергә яндым,
Хыялларда бергә исердем.
Кайберәүләр кебек качып-посып,
Ышык урын эзләп йөрмәдем.
Ватан өчен утта, походларда
Үткәрдем мин сугыш көннәрен.
Зур тау булыр иде иткән хезмәт,
Өеп куйсаң аны әгәр дә.
Күпме дәрт, хис күмелеп калды анда
Кайчак яшьләр тамды әрәмгә…
Мин уйладым шул биек тау аша
Күрермен дип парнас сукмагын.
Гомер узды, ә мин бары аның
Итәгенә килеп туктадым.
Кичерегез, дуслар, илледә дә
Ниләр белән күңел мавыга?! –
Шигъриятнең бер яшь альпинисты
Менәр әле парнас тавына.
Ул күтәрер әле шигъриятне
Очар күккә толпар атында,
Бәлки, шунда, күпләр арасында,
Хәтерләрләр минем хакымда…
1960