Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 10
Шигырьләр
Яр буйлатып чаба дулкын
ОглавлениеКолакларын артка салып
Чапкан ак эт кебек
Чаба дулкын, итәгеннән
Ярны эләктереп.
Яр буйлатып чаба дулкын…
Ләкин нинди файда?
Үзен тудырган корабны
Җитү аңа кайда!
Аһ, мин дә бит күпләр кебек
Шул дулкынга тиңдәш, –
Хисләрем тормыш артыннан
Чаба җитәр-җитмәс…
1956