Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 20

Шигырьләр
Хак сүзләр

Оглавление

Татлыдан татлы ни татлы?

Күпләр әйтә: бал татлы.

Бал-шикәргә караганда,

Эшләп аргач, ял татлы.


*

Салкыннан салкын ни салкын?

Күпләр әйтә: боз салкын.

Карга-бозга караганда,

Ямьсез-чытык йөз салкын.


*

Ачыдан ачы ни ачы?

Туры әйткән тел ачы.

Шундый ачы әйтә торган

Телләр күбрәк булсачы!


*

Ансаттан ансат ни ансат?

Гаепләү, хурлау ансат.

Андый юлга баса күрмә,

Кеше булсаң – кылан сак.


*

Киредән кире кем кире?

Үзсүзле бәндә кире.

Урынсызга киреләнгән –

Ни акыллы, ни тиле.


*

Түбәннән түбән кем түбән?

Түбән бәндә – ялагай.

Ялагайның күңеле булмый

Көн дә табан яламай.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх