Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 17
Шигырьләр
Үгет
ОглавлениеТаулар да туза, тарала –
Дөнья ул калыр бездән дә,
Гомер бер дә узмас диеп
Гамьсезләнмә, гамьсезләнмә.
Ачуланса, сылуның да
Алсу йөзе ямьсезләнә,
Йөз нурларыңны китәреп
Ямьсезләнмә, ямьсезләнмә.
Яхшы сүз әйтә белмәгән –
Дөньяда иң начар бәндә.
Сак бул, ямьсез сүзләр сөйләп
Тәмсезләнмә, тәмсезләнмә.
Тыйнак бул, тик эчтән куан,
Кешеләр мактаган хәлдә.
Үзеңә үзең масаеп
Әрсезләнмә, әрсезләнмә.
Тормыш юллары бормалы,
Ансат юлларны эзләмә.
Егет булсаң, бул ир-егет –
Һич тезләнмә, һич тезләнмә!
1960