Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 23
Шигырьләр
«Азат җанлы булып туганмын мин…»
ОглавлениеАзат җанлы булып туганмын мин.
Карышсам да язмыш кушканга,
Бәйгеләрдә чабар ат булсам да,
Аякларым булды тышауда.
Шул тышауны өзеп ташлар өчен
Үз гомеремдә күпме көрәштем!..
Җиңалмадым тормыш ваклыкларын,
Тик көчемне җилгә өләштем…
Ахмакларга акыл сатмадым мин,
Сорамадым акыл әҗәткә;
Намус-вөҗдан шартын бозмасам да,
Табынмадым әхлак-әдәпкә.
Акыл белән эш ит, диләр миңа…
Ә йөрәкне кая куясы?
Анда һаман әле давыл уйный,
Анда һаман «җеннәр оясы»!
Аның әле амур укларыннан
Һаман килә яра аласы.
Булса булыр икән бу кадәр дә
Тынгы белмәс адәм баласы!..
Типсәң тимер өзәр чак узса да,
Мин калышмыйм әле ярыштан,
Мәйдан тотсам – исемем генә түгел,
Бөтен рухым, җисмем арыслан!
Нәрсә көтә – әзер барысына да,
Күптер әле алда күрәсе.
Ярышларда егылып үләр идем,
Бер дә килми авырып үләсе.
1966