Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 32
Шигырьләр
Адым саен әкият
ОглавлениеСембер, Самар, Сарытау, Сарай
Якларын карап,
Төшәм түбән, юлдашым – Ай,
Шәп бара кораб.
Барам элекке җирләрдән,
Иске эзләрдән,
Ярлар, сулар, кешеләр дә –
Барысы үзгәргән.
Үзгәргән кайтмаска бер дә,
Кабатланмаска.
Тик иске төшә хәтергә,
Уй килә башка.
Даһи да, шагыйрь дә имәс5,
Мамай – хан гына6.
«Мамай-курган» дигән үлмәс
Исем калдыра.
Ул сунарга чыккан бары
Шушы курганга.
Әмма Алман фашистлары
Дулаган анда.
Бөтен дөнья белә моны.
Күр, нинди эшләр:
Хәзер диңгез Идел суы,
ГЭСлар, төзелешләр!
Мамайны кабердән ал да,
Торгызып шунда,
Илт кенә Мамай-курганга
Йә бер шлюзга.
Элеккедәй ат уйнатып
Килгәндә җилеп,
Туктар иде, тезген тартып,
Кинәт чигенеп.
Шашар иде аптыраудан:
«Идел буылган!»
Яки һәйкәл-батырлардан
Өркер иде хан.
Ләкин рәхмәт әйтер иде
Ул фашист яуга:
«Күтәргәнсең кабат мине
Мәңгелек данга.
Тик безнең язмыштан харап
Язмыш юк, аңла,
Акылың булса, килмә кабат
Минем курганга».
Җәйрәп ята Идел-елга,
Ярлар, утраулар.
Күпме сулар аккан монда
Һәм күпме яулар…
Һавада хыялый аем,
Кич шундый әйбәт.
Идел буйлап адым саен
Елъязма, әкият7.
1968
5
Имәс (Себер һәм Урта Азия татарларында) – түгел.
6
Мамай – хан да түгел, мирза гына була.
7
Бу урында «хикәя» мәгънәсендә.