Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 43
Шигырьләр
Шагыйрь җаны
ОглавлениеТигез түгел шул бу фани дөнья:
Берәү зирәк, берәү томана,
Берәү матур, берәү ямьсез туа…
Уйлый китсәң, зиһен чуала.
Берәүгә гел бәхет килеп тора,
Берәү аны эзли, сорана…
Бәхет, диләр, бары язмыш кына,
Бәхет, диләр, бары шобага.
Димәгәе, әйдә, фал ачсыннар!
Син яманга бер дә юрама.
Шобагаңны, йә, тарт, нәрсә чыгар?!
Ни чыкса да ямансулама.
Бернәрсә дә төгәл түгел җирдә
Дип, хикмәтле кеше юана.
Ә дивана өмет өзми бер дә,
Килер бәхет өчен куана…
Күңелнең еш иләс-миләс чагы.
Юк, үпкәле түгел мин аңа.
И кызык та соң син, шагыйрь җаны! –
Үзең хәким, үзең дивана.
1970