Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 28

Шигырьләр
Ник елый икән акчарлак?

Оглавление

Кемдер юк, нәрсәдер җитми,

Җанымда борчу гына…

Ник елый икән акчарлак

Ялгызы, моңсу гына?


Еракта Кырым таулары,

Тауларда күксел томан.

Алар да моңсу – кайгымны

Уртаклашалар сыман.


Дельфиннар уйный, бу мине

Юатып уйнавымы?

Алыгыз диңгез төбенә

Сагышлы уйларымны!


Тар кебек мина киң диңгез,

Аз кебек миңа һава;

Кайда син күңелгә сәйран?

Кайда хисләргә дәва?


Нигә соң әле бу миңа

Кинәт сарылды сагыш:

Кирәк җырла, кирәк ела,

Кирәк авыруга сабыш…


Әй, диңгез, шаула, дулкынлан,

Талпынып уйначы бер!

Әйдә, синең дәһшәтеңнән

Рухланыйм туйганчы бер!


1967

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх