Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 30

Шигырьләр
Сөйдең-көйдердең

Оглавление

Башларымның акылын җуеп әйләнгән чагы,

Яшәреп, җаным егеткә әйләнгән чагы.

Тел сөяксез – сөйләсеннәр, ни сан аларга!

Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы!


Сөйдең-көйдердең йөрәкне, ут икән җаның,

Мәңге айнымастай итеп исерттең, ярым.

Иярсез, йөгәнсез килеш бәхетле таңда

Далаларга алып очтың, чая толпарым.


Кайда тынгы, кайда ирек?! – Күр, мин богаулы…

Әгәр дә син әмер итсәң, аударам тауны!

Тәңресеннән вәхи алган пәйгамбәр сыман,

Кояш иңде күкрәгемә, йолдызлар яуды!..


1968

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх