Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 31
Шигырьләр
Дүрт киңәш
Оглавление(Һинд хикмәтләреннән)
1
Әгәр берәү берни белмәсә,
Һәм белмәсә үзенең белмәвен,
Бәхәсләшмә андый бәндә белән,
Әрәм булыр вакытың, сөйләвең…
2
Әгәр берәү берни белмәсә,
Ләкин белсә үзенең белмәвен, –
Агу итеп сибәр җаһиллеген,
Белгәнеңне синнән көнләвен.
3
Әгәр берәү белсә бик күпне,
Тик белмәсә белүе турында,
Ул йокыда булыр, уят аны,
Юнәлт аны дөрес юлына.
4
Әгәр берәү белсә бик күпне
Һәм белүен белсә үзенең,
Ияр аңа, ул – чын хәким кеше,
От мәгънәсен һәрбер сүзенең.
1968