Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 35

Шигырьләр
«Гамьсезлектән җырлый диләр мине…»

Оглавление

Гамьсезлектән җырлый диләр мине.

Үзем генә беләм хәлемне.

Өзелеп-өзелеп сулкылдый да бәгърем,

Җырлыйм: «…Бөркән зәңгәр шәлеңне…»


Бер мин түгел, әлмисактан бирле

Халкым минем моңны ярата.

Бик күбәеп китсә хәсрәтләрем,

Җырлыйм: «…Җыру кайгы тарата».


Гамьсезлектән җырлый диләр мине,

Гамьсезгә соң җыр-моң ни аңа?!

Эчендәге сагышлары кушкач,

Җырлый башлый миндәй дивана.


1968

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх