Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 27

Шигырьләр
Нигә?

Оглавление

Мин елмаеп киләм ерактан ук –

Шәүләң генә синең күренсен…

Эчемдәге тышымда шул минем.

Син дә нигә шулай түгелсең?


Сине күрсәм, бетә борчуларым,

Син шул минем бердәнберемсең,

Син дип яшим, син дип өзелеп торам.

Син дә нигә шулай түгелсең?..


Әллә юри салкын кыланасың,

Теләгәндәй «күңеле сүрелсен».

Мин шаярмыйм алай хисләр белән.

Син дә нигә шулай түгелсең?..


Уйлыйсыңдыр: «Бу – кол инде миңа,

Түгелә икән яше, түгелсен».

Сөйгәнне кол итү, колны сөю

Сөюмени! Хаклы түгелсең…


Теләгем бер: елмаюым аша

Бөтен җаным сиңа күренсен!

Мин беркатлы дәрвиш бәндә инде…

Ә син,

Син шул андый түгелсең.


1967

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх