Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 25
Шигырьләр
Сагындым
ОглавлениеДиңгез, диңгез!
Кояш нурларында
Миллион төсләр белән кабындың.
Син иректәй иркен,
Мин шулай да
Иделемне өзелеп сагындым.
Барган саен яңа җирләр, илләр…
Диңгез ача тылсым сандыгын.
Һәр шәһәре – әкият…
Мин шулай да
Казанымны өзелеп сагындым.
Аджарлар бар монда, абхазлар бар –
Хуҗалары диңгез ярының,
Матур, батыр халык,
Мин шулай да
Татарымны өзелеп сагындым.
Купшы магнолиясе, чинарлары,
Хөрмәләре таулар ягының.
Мәңгелек җәй монда,
Мин шулай да,
Туган ягым, сине сагындым.
Дулкыннарга, офыкларга карап,
Күз-керфегем күпме талдырдым;
Ялгызсынам икән сездән башка,
Бик сагындым, дуслар, сагындым…
Диңгезнең дә хәтта бар бер чиге,
Тик чиге юк хисләр агымының!
Туфракларың – сөрмә, суың – ширбәт,
Татарстан, сине сагындым.
1967