Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 40
Шигырьләр
Әти белән сөйләшү
ОглавлениеИсеп җилләр тараткан безне ил буйлап.
Кайчандыр бер сабый идем йөргән уйнап…
Хәзер инде, ак чәчләрем тарый-тарый,
Йөрим кабер ташларына карый-карый.
Әти – кырык биш яшьлек ир – шунда ята.
Мин – алтмышта. Гаҗәп! Ул миңа гел ата.
Ышанмыйм, юк, түгел бу телсезләр иле!
Менә әти күтәрелде, телгә килде.
Торып чыга-чыга иске кабереннән:
– Нихәл, карт! – дип исәнләште, көлеп миннән.
Булган диләр иде шаян табигатьле,
Үзгәрмәгән икән шушы көнгә хәтле!
– Һи, кем белми иде ул чагында безне,
Кызылъярның8 скрипкәче Миргазизне!
Саранланса берәү түләп уйнатырга –
Барыбер мәҗбүр иде төндә уятырга,
Алып китә иде пар ат белән килеп –
Уенсыз туй бит ул кияүсез кыз кебек…
Ләкин көн дә туйлар булмый, килере аз –
Гаиләне туйдыралмый уйнаган саз…
Шуңа күрә подрядчыда – Миңлебайда
Көндезләрен эшләдек без Меновойда9.
Беркөнне күп тире элгән сыргавылны10
(Җанның шулай әҗәл белән уйнавымы?)
Тотып калдым, ычкынганда бер очыннан,
Бавырыма кан савылды минем шуннан.
Җир алыштыр, дигәч табиб, Иртеш кичеп,
Менә монда – Кәрәкәүгә11 килдек күчеп.
Шуннан бирле ятам яшел бу кабердә…
Әйбәт булды әле, синең белән бергә
Утырдык без: күрештек тә, сөйләштек тә.
Мин үлгәндә син дүрт яшьлек бер кечкенә
Сабый идең… Ә хәзер күр – мәһабәт карт!
Синең белән бергә җирдә яшәвем хак:
Синең аша буыннарга күчә-күчә,
Дәвам итәм хәятымны элеккечә…
Ул елмая: – Син дә минем төслеме? – ди, –
Көләч, шаян, олы җанлы, көчлеме? – ди, –
Кул кысышмый саубуллашыйк, салкын кулым…
Хуш, елмаеп-көлеп яшә, бабай-улым!
Сызгыралар җилләр зират кырларында.
Уйнагандай скрипка кылларында:
Ишетәм мин бер дәртле, бер тын тирбәүле
Моңлы көйне, әти сызган «Тәфтиләү»не…
1969
8
Кызылъяр – Петропавловск шәһәре.
9
Меновой – Меновой двор – тире-яры җыю урыны.
10
Сыргавыл – озын, нечкә бүрәнә.
11
Кәрәкәү – Павлодар шәһәре.