Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 41

Шигырьләр
Синең төсле

Оглавление

Күк йөзе ачык, аяз, зәңгәр –

Синең күзең төсле.

Таң җиле йомшак, ягымлы, саф, рәхәт –

Сүзең төсле.

Көн көләч тә, якты да, нурлы да –

Шат йөзең төсле.

Син охшамаган беркемгә дә,

Фәкать үзең төсле.

Мәҗнүнең сөю шәрабын бер генә тамчы эчте

Дә исерде айнымаска! –

Инде гел сәрхуш бу башка

Бар дөнья синең төсле!


1969

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх