Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 38
Шигырьләр
Бер мизгелдә…
ОглавлениеБер мизгелдә бөтен нәрсәләрнең
Юкка чыга кинәт мәгънәсе, –
Җан бушлыгы туа: кайгы, шатлык,
Сөю, нәфрәт…– буш сүз һәммәсе.
Тормыш шарты булган ыгы-зыгы
Һич кирәкмәс шәйгә әверелә,
Әхлак, вөҗдан – бер ясалма бурыч,
Кайтам кире вәхши дәверемә…
Мин каһкаһә белән көләм шунда
Мескенлеген күреп кешенең:
Ул табынган потлар – курчаклыгын,
Фанилыгын дөнья эшенең…
Ярый әле бу халәтем уза
Керфек кагар вакыт эчендә:
Мин бөтенләй айныйм һәм шатланам,
Котылгандай авыр төшемнән.
1969