Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 29
Шигырьләр
Көчле дә син!
ОглавлениеФ-га
Көннең көлеп туар иртәләре,
Айның аерылалмас кичәләре,
Даланың давылы,
Атның асавы,
Бәйгенең бүләге,
Ярның ялкынлысы
Инде миңа түгел…
Ләкин
Өмет өзәме соң күңел!
Ап-ак тешләрең,
Якут иреннәрең,
Ачык күз карашың
(Бер – олы син бу чагыңда,
Бер – сабый баласың),
Сулыш алышың,
Саф, яшь тавышың,
Назлы атлауларың…
Бер чынлап,
Бер шаярып
Мине мактауларың…
Көнемне көләч итәр төсле,
Аемны сердәш итәр төсле,
Атның асавына атландырыр,
Даланың давылына ташландырыр,
Бәйгенең бүләген алдырыр,
Сөю ялкынында яндырыр,
Мәңгегә тынгысыз калдырыр төсле.
Йа, көчле дә син, сылу, көчле!
1968