Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 33
Шигырьләр
«Тел тибрәтеп бер сүз әйтмим, баксаң…»
ОглавлениеТел тибрәтеп бер сүз әйтмим, баксаң,
Беркем аңа йозак элмәгән,
Күп уйларым тоткын булып ята,
Чыгалмыйча бу тән-төрмәдән…
Юк-бар белән бәхәсләшеп тормыйм.
Эчтән тынам, эчтән сызланам:
Гади сүзләр белән хисләремне
Әрәм итәрмен дип кызганам.
Әмма уйлар җырга әйләнсәләр,
Анда бетә минем ихтыяр:
Ул чагында илһам касәсенә,
Уйламагыз хисләр, дип, сыяр!
Дулкынланып шуңа сөйләп киләм
Серләремне мин тик җырларда;
Чөнки «җырның җыртыгы юк!» аның
Һәм бикләп тә булмый зинданга.
1968